Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районында җирле предприятиеләрнең берсендә эшләүчеләр тарафыннан киң таралган файдалы казылма – комны законсыз рәвештә лицензиясез чыгару гамәлгә ашырылуы ачыкланды.

Бу факт буенча прокурор тикшерүе материаллары гаепле кешеләргә карата җинаять эзәрлекләү мәсьәләсен хәл итү өчен хокук саклау органына җибәрелде.

Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 171 статьясының 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды (законсыз эшмәкәрлек).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International