ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Каракүл күлен браконьерларның балык тоту коралларыннан арындырдылар

2023 елның 23 июне, җомга

Каракүл – Түбән Кама халкының иң яраткан ял итү урыннарының берсе. Анда ял итеп йөрү күпләрнең гадәтенә кергән, ләкин табигатькә һәм тирә-юньдәгеләргә карата игътибарсыз кешеләр әле дә бар. Ә ул һәрвакыт чиста булып калсын өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре браконьерлык ятьмәләрен тартып алу буенча рейд оештырды.

Күл акваториясендә 2 ятьмә һәм 6 кысла тоткыч табылды һәм тартып алынды. Ял итүче гражданнар белән табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм балык тоту кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үткәрелде.

Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итүен искәртергә кирәк. Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International