«Зөя» заказнигы хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләргә янгынны туктатуда ярдәм иттеләр

2023 елның 30 июне, җомга

Республика территориясендә коры эссе һава торышы дәвам итә. Табигатьнең мондый көйсезлекләре бик еш кына янгыннарга китерә. Кызганыч, аеруча саклана торган табигый территорияләр дә мондый хәвефтән читтә калмый. Шушы көннәрдә «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә янгын чыккан.

Патрульдә булганда төтен күрдем. Һәлакәт урынына шунда ук килеп җитеп, янгын сүндерүчеләрне чакырдым. Машина белән керү мөмкинлеге булмады, мин аларны җиһазлары белән янгын булган җиргә кадәр илтештем», – дип сөйли заказник хезмәткәре Виталий Константиновский.

Бердәм эшчәнлек нәтиҗәсендә янгын 3 сәгать эчендә сүндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International