Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
Әйтик, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә рейд барышында тыелган тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы граждан тоткарланды. Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды.