Җәй башыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты табигатьне саклау режимын бозуларны кисәтүгә һәм үсемлек һәм хайваннар дөньясына зыян китерүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан бердәм рейд барышында «Спас» заказнигы территориясендә РФ Административ хокук бозулар Кодексының «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча 2 административ беркетмә төзелде.
«Табигатьне саклау режимын төп бозулар – учак ягу, палаткалар урнаштыру, гомуми файдаланудагы юллардан читтә автомобильләр белән йөрү һәм кую. Ял итүчеләр белән заказник территориясендә йөрү кагыйдәләре һәм чикләүләр мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде», – ди «Спас» заказнигы җитәкчесе Александр Клещёв.
Бу юнәлештә планлы эш җәй буе дәвам итәчәк.