Казан дәүләт энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультурасы кафедрасында Су биоресурслары һәм аквакультура юнәлешләренә бакалавриат һәм магистратура программалары буенча җыю башланды.
Бакалавриат программасы буенча 25 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Укырга кергәндә биология, рус теле, математика яки химия буенча БДИ баллары, ә урта һөнәри белемне тәмамлаучылар өчен эчке сынаулар буенча баллар исәпкә алыначак.
Ә магистратура программасы буенча 15 бюджет урыны каралган. Керү өчен теләсә кайсы юнәлеш буенча бакалавр дипломы яки 2010 елга кадәр алган белгеч дипломы кирәк.
Документларны кабул итү комиссиясендә (В корпусы) яки университет сайтында тапшырырга мөмкин. Бакалавриат программасына алар 25 июльгә кадәр, ә магистратурага 24 июльгә кадәр кабул ителә.
Укырга керү буенча тулырак мәгълүматны кабул итү комиссиясенең сall-үзәгендә 8(843)519-42-23 телефонына шалтыратып алырга мөмкин. Укуны тәмамлагач, студентлар балык саклау инспекторлары, инженер-балыкчылар, гидробиологлар һәм ихтипатологлар булып эшли алалар.