ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында зубрлар үрчетү мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2023 елның 7 июле, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты.

Республика территориясендә зубрларны үрчетү мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков сөйләде.

«Зубрлар яфраклы һәм катнаш урманнарда яши, түбәнлекле, урыны белән сазлыклы, күтәренке урыннарда имән агачлары белән катнаш яфраклы урманнарны өстен күрәләр. Аларны үрчетү буенча тәкъдимнәр «М.А. Заблоцкий исемендәге Приокско-Террасный дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» Үзәк зубр питомнигы тәҗрибәсенә нигезләнгән. Зубрның бөтен таралу ареалы тулысынча урман, юка кар катламы һәм чагыштырмача йомшак климат белән бәйле. Мишщ заказнигы территориясендәге участоклар карауга тәкъдим ителә. Биологик үзенчәлекләргә килгәндә, зубрларны 1 ата һәм 3 анадан торган төркемнәрдә тоту максатка ярашлы», – диде Ринат Чиспияков

Утырыш «Уылдык – 2023» операциясен үткәрү нәтиҗәләре буенча фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International