Татарстанда кыргый хайваннарны таптату очраклары ешайды

2023 елның 7 июле, җомга

Республика юлларында кыргый хайваннар барлыкка килү очракларының ешаюы сәбәпле, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын сакларга, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, шулай ук кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибардан читтә калдырмаска чакыра.

Соңгы арада гына да 7 вакыйга теркәлгән. Бик еш пошилар, кыр кәҗәләре корбан була. Һәлакәтләр Баулы, Биектау, Алабуга һәм Түбән Кама районнарында булды.

Исегезгә төшерәбез: кыргый хайваннарның тыюлыклар, заказниклар янында яки урманлы җирләрдә күченү ихтималы аеруча зур. Юлның әлеге участокларында аеруча игътибарлы булырга һәм, бәрелеш булмасын өчен, тизлекне киметергә кирәк.

Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112  ашыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International