Лениногорск мәктәп укучыларын Балыкчы көне традицияләре белән таныштырдылар

2023 елның 7 июле, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла. Аларның берсе Балыкчы көне алдыннан Лениногорск районының «Ландыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен узды.

А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр.

«Балыкчылык – җәмгыять тормышының мөһим һәм аерылгысыз өлеше. Бүген балыкчылык промышленносте киң үсеш алган. Ул кыйммәтле азык белән тәэмин итә, ә кайбер илләрдә балык һәм диңгез продуктлары экспортның зур өлешен тәшкил итә. Моннан тыш, сәнәгать масштабында балык тоту балык мае кебек кыйммәтле ресурс җитештерү һәм эшкәртү мөмкинлеге бирә», – дип сөйләде заказник башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов.

Чара ахырында аларга балык тоту вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International