Традиция дәвам итә: Казан федераль университеты студентлары «Чиста болыннар» заказнигының су объектларын өйрәнделәр

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы студентлары инде беренче ел гына «Чиста болыннар» заказнигы базасында кыр практикасын узмый. Менә бу юлы да аларга әлеге табигатьне саклау зонасы территориясен фәнни полигон буларак бирделәр.

Биш көн дәвамында яшьләр гидробиология, биологик төрлелекне бәяләү һәм су экосистемаларын биоиндикацияләү буенча күнекмәләрне һәм ысулларны үзләштерделәр. Алар заказник хезмәткәрләре белән берлектә заказникның су объектларында, шулай ук аңа якын сулыкларда комплекслы гидробиологик һәм гидрохимик тикшерү үткәрделәр.

 «Студентларның эш тематикасы төрле. Алар барысы да флора һәм фауна мониторингы, су үсемлекләре структурасын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган. Фәнни-тикшеренү практикаларында турыдан-туры катнашу студентларның диплом эшләренә нигез була ала», – дип сөйли «Чиста болыннар» заказнигы башлыгы Максим Улыбин.

Чара тыюлык эше һәм алга таба уртак планнар турында кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International