Тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре Арча районының тыюлык почмаклары белән таныштылар

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре районның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт турында белделәр. «Ашыт» тыюлыгы белгечләре балалар өчен «Казансу елгасы» табигать һәйкәленең матур яры буйлап экскурсия үткәрделәр.

Балалар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән генә танышып калмадылар, ә үзләре дә тикшерүчеләр буларак чыгыш ясадылар. Аларның барысы да урманда да булмый, күпләре кошларны да аермый. Без аларның игътибарын менә шуларга юнәлтәбез», – ди тыюлык белгече Гөлнара Габдрахманова.

Чара барышында балалар табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белделәр һәм елга ярын чүп-чардан чистарттылар. Сәяхәттә катнашучыларның барысы да уңай кәеф һәм республика табигате турында шактый белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International