Бүген төнге рейд барышында «Зөя» заказнигы территориясендәге Зөя елгасы акваториясендәге Бритвино авылыннан 500 метр көньяк-көнчыгыштарак ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланды.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. Исегезгә төшерәбе: әлеге хокук бозу өчен өч йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр штраф яисә ике елдан өч елга кадәрге чорда хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф салына, яисә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эш белән, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләре белән, яисә шул ук срокка ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана.