Баулы районында Африка дуңгыз чумасын бетергәндә эш итү алгоритмы эшләнде

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Баулы районында Африка дуңгыз чумасын профилактикалау һәм бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Азат Миназов катнашты.

Укулар сценарие буенча районның ветеринария берләшмәсенә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның берсендә дуңгызларның авыруы һәм үлүе турында хәбәр килә. Шул ук көнне урынга ветеринария табиблары китә. Алар хайваннарны тикшерделәр, авыруның чыганакларын һәм факторларын, шулай ук чир учагы чикләрен билгеләделәр. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча Африка дуңгыз чумасы диагнозы расланды.

Укулар барышында Африка дуңгыз чумасы чире табылган очракта үткәрелгән чаралар һәм штаттан тыш ситуацияләрнең киң спектры эшләнде. Проба сайлап алу, биналарны, автотранспортны  эшкәртү, түшкәләрне яндыру һәм күмү, якын-тирәдәге торак пунктларда хайван хуҗалары белән эшләү буенча гамәлләр күрсәтелде.

Уздырылган команда-штаб өйрәнүләре барлык хезмәтләрнең инфекция барлыкка килгән очракта аның таралуын, локальләштерү һәм юкка чыгарылуын кисәтү буенча чаралар комплексын кичекмәстән үтәргә әзерлеген раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International