ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә браконьерлык фактына чик куйды

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.

Әйтик, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә рейд барышында тыелган тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы граждан тоткарланды.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International