Африка дуңгыз чумасын профилактикалау: Республика урманнарында хайваннар өчен утлыкларны дезинфекциялиләр

2023 елның 28 июле, җомга

Яңа Чишмә районының аучылык биләмәләре территориясендә кыргый хайваннарны тукландыру мәйданчыкларын дезинфекцияләү үткәрелә. Кыргый хайваннар өчен тукландыру мәйданчыкларын ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре эшкәртә.

Бүгенге көндә районда өч аучылык хуҗалыгы территориясендә 19 мәйданчык эшкәртелгән. Бу африка дуңгыз чумасы, ящур (тилчә), йогышлы төенле дерматит һәм башка куркыныч авырулар таралуны профилактикалау өчен эшләнә.

Утлыкларны дезинфекцияләүдән тыш, хезмәткәрләр авыру һәм үлгән хайваннарны ачыклыйлар. Аучылык биләмәләрен тикшергәндә хайваннар табылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International