Коткару тарихы: Дәвалау станциясе белгечләре янутсыман этне дәвалыйлар

2023 елның 28 июле, җомга

Хайваннар дөньясы вәкилләре – мегаполис тормышының аерылгысыз өлеше. Шәһәрлеләр аларга гадәти тормышта шулкадәр игътибар да бирмиләр. Ләкин, хайваннар бәлагә эләккәч, күпчелек аларга ярдәм күрсәтергә тырыша һәм Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең хайваннар дөньясы объектларын, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәрне коткару, саклау һәм табигый яшәү шартларына кайтару буенча дәвалау станциясе белгечләренә мөрәҗәгать итә.

Үзәкнең даими кунаклары кошлар гына түгел, ә кыргый фауна вәкилләре дә була. Шуныйларның бер вәкиле – янутсыман эт.

Өч яшьлек этне «Кояшлы шәһәр» торак комплексында бер йортының подвалында табалар. Шундый яшь булуына карамастан, ветеринария тикшерүе вакытында аның бер аягының бармаклары юклыгы ачыклана. Мондый җәрәхәт аркасында ул табигатьтә үзлегеннән яши алмый.

Хәзер ул үзәк белгечләренең ныклы күзәтүе астында. Үзенең үзенчәлекләренә карамастан, тулы канлы тормыш алып бара. Әле ул ашарга да ярата.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International