ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау буенча рейд эшен дәвам итә. Ул браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.
Мәсәлән, якшәмбе рейды барышында «Чиста болыннар» дәүләт табигать заказнигы территориясендә 12 кысла капкыны һәм 4 ятьмә табылган һәм тартып алынган.
Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.