Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2023 елгы җирәбә үткәрү турында хәбәр итә

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

1 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2023 – 2024 елгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны һәм бурсык аулауга рөхсәтләр бүлү уздырылачак.

Жирәбә салу Дәүләт комитетының мәгълүмат системасында очраклы саннарны генерацияләү сервисы белән системаара хезмәттәшлектә үткәреләчәк. Чара онлайн форматта ВКонтактеда ведомствоның рәсми битендә реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International