Җиңүчеләргә дәүләт комитетына, жирәбә салу нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылганнан соң, 10 эш көне эчендә аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Рөхсәт алу хокукы җиңүче тарафыннан күрсәтелгән вакытта гамәлгә ашырылмаган очракта, ул резервка эләккән кешеләргә чират тәртибендә бирелә.
Рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ау билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым түләү турында квитанция (төп нөсхә).
Җыю ставкалары:
- өлкән болан - 1500 сум;
- бер яшькә кадәрге болан - 750 сум;
- өлкән кабан-450 сум;
- бер яшькә кадәрге кабан - 225 сум;
- өлкән кыр кәҗәсе – 450 сум;
-бер яшькә кадәрге кыр кәҗәсе - 225 сум;
- бурсык - 60 сум.
Гариза һәм түләү квитанцияләрен сылтама буенча кереп, йөкләп алырга мөмкин.