Россия хәрбиләре, Ватанны саклау өчен, һәр көнне батырлык кылалар. Алар махсус операция барышында профессиональлек һәм тәвәккәллек күрсәтүләрен дәвам итәләр.
Шундыйларның берсе – ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Яңа Чишмә районы районара бүлеге башлыгы, мотоукчы рота командиры, капитан Дмитрий Хорьков.
Мөһим стратегик юнәлештә һөҗүм вакытында, ул үзенең подразделениесе белән Украина кораллы көчләре оборонасы эченә үтеп керә. Дошман, сугышчыларны яулап алынган чикләрдән чыгарырга тырышып, ун тапкырдан артык штурм отрядларын һөҗүмгә ташлый, шулай ук артиллерия һәм минометлар кулланып һөҗүмнәр ясый.
Сугышчыларны позицияләргә дөрес урнаштырып, Дмитрий Хорьков оборона сызыгын саклап кала һәм дошманның ракета-артиллерия утларыннан хәрбиләрнең гомерен коткара. Күп санлы һөҗүмнәргә карамастан, Дмитрий Александрович, югалып калмыйча, дошманның һөҗүм юнәлешләрен һәм ут нокталарын оператив рәвештә ачыклый, сугышта үз кул астындагылар белән оста җитәкчелек итә, артиллерия ярдәмен оештыру өчен кирәкле координаталарны тапшыра.
Югары профессионализм һәм тәвәккәллек нәтиҗәсендә аның подразделениесе, куелган хәрби бурычны үтәп, дошман һөҗүмнәрен кире кагып, биләгән позицияләрен ныгытырга һәм тотарга өлгерә.
Сакланган плацдарм Россия подразделениеләренең һөҗүмен үстерү өчен нигез булып тора.