Хәзер аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Зеленодольск районында «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ тернәкләндерү үзәгендә яши, анда аны белгечләр карый. Әгәр канаты төзәлсә, Кызыл китапка кертелгән кошны табигый яшәү тирәлегенә чыгарачаклар.
Исегезгә төшерәбез: аккойрык бөркет Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аның таралуы зур сулыклар белән тыгыз бәйләнгән. Татарстан Европаның бу сирәк төренең резерваты булып тора. Республикада аккойрык бөркет республиканың барлык районнарында Идел, Чулман, Нократ, Мишә, Зөя, Чишмә, Дала Зәе һәм Шушма елгалары буенда очрый/