ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычы сулыкларын чистарту эшен дәвам итә

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аеруча саклана торган табигый территорияләрдә саклау режимын үтәүне көн саен күзәтеп торуны дәвам итә.

Мәсәлән, «Спас» заказнигы белгечләре Куйбышев сусаклагычы территориясендә сулыкларны ташланган законсыз балык тоту коралларыннан арындыру буенча чара үткәрделәр. Акваториядә 12 ятьмә табылган һәм тартып алынган.

Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International