ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә су биологик ресурслары бүлеге башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә.
Конкурста катнашуга гаризаларны, кирәкле документларны теркәп, 29 августка (әлеге числоны да кертеп) кадәр бәйге комиссиясе секретаре кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 каб, тел. 211-73-81, 211-66-94. Электрон рәвештә.
Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 14 сентябрьдә узачак.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.
Шулай ук Биологик төрлелек бүлегенә белгечләр, ведомство карамагындагы оешмага инспекторлар составы һәм баш бухгалтер кирәк.
Вакансияләр турында тулырак мәгълүматны дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторында (843) 211-73-81 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.