Биоресурслар буенча Дәүләт комитетында кадрлар резервы

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «җитәкчеләр» категориясенең әйдәп баручы вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан итә.

Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Чүпрәле районы).

Катнашу өчен гариза һәм документлар конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан, 30 августны да кертеп, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 бүлмә, тел. 211-73-81, 211-66-94 яки электрон рәвештә сайтта.

Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 14 сентябрьдә узачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән «Кадрлар сәясәте» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International