«Спас» заказнигы хезмәткәрләре «Түбән Кама» милли паркының фәнни хезмәткәре – орнитолог Ринур Бекмансуров белән берлектә ерткыч кошлар – аккойрык бөркетләр һәм каберлек бөркетләре кошчыкларының аякларына балдак кидерделәр. Мондый мөһим һәм җаваплы процесс кысаларында 30 дан артык оя участогы тикшерелгән.
Бөркетләрнең барлык кошчыкларына куе яшел төстәге балдак кидерелде. Алар, оядан киткәнче, үсеп җиткән кошчыкларга кигезелә, чөнки олы кошларны тоту еш кына мөмкин булмый.
Моннан тыш, белгечләр һәр кошның аркасына GPS тапшыргычлар беркеткәннәр, алар уңайсызлык тудырмый һәм, халыкка табигатьтә кошларны күзәтергә мөмкинлек бирә.