ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2023 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт бирүне дәвам итә

2023 елның 11 августы, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2023 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алу турында искәртә.

Җиңүчеләргә Дәүләт комитетына жирәбә салу нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылганнан соң 10 эш көне эчендә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк (16 августка кадәр, әлеге датаны да кертеп). Әгәр җиңүче рөхсәт алмаса, ул мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә. Мондый хокук резервка эләккән кешеләргә чират тәртибендә бирелә.

Җиңүчеләр исемлеге һәм резервка кергән кешеләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Рөхсәтләр алу өчен түбәндәге документлар кирәк:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- аучылык билеты (төп нөсхә);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция (төп нөсхә).

Җыем ставкалары:

- олы поши – 1500 сум;

- бер яшькә кадәрге поши – 750 сум;

- олы кабан – 450 сум;

- бер яшькә кадәрге кабан – 225 сум;

- олы кыр кәҗәсе – 450 сум;

- бер яшькә кадәрге кыр кәҗәсе – 225 сум;

- бурсык – 60 сум;

Түләү турында гариза һәм квитанцияләрне сылтама буенча алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International