Татарстанда бурсыкка ау сезоны ачыла

2023 елның 15 августы, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада бурсыкка ау сезоны ачылуны хәбәр итә. Ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ау кагыйдәләре нигезендә, бурсык аулаганда түбәндәгеләр тыела:

даими бала үстерә торган өннәрне җимерү һәм казу, ау вакытында кулланыла торган өндәге этләргә ярдәм күрсәтү өчен өннәрне өлешчә казудан тыш(ау тәмамланганнан соң, өннәрнең казылган өлешләре тулысынча балчык белән күмелергә тиеш);

- корыч дугалы аякларыннан эләктереп тота торган стандарт капкыннарны куллану;

- һәвәскәр һәм спорт аулары вакытында утлы сырлы озын көпшәле ау коралын һәм 8 миллиметрдан артык калибрлы сырлы көпшәле катнаш утлы ау коралын куллану;

- элмәкләр куллану;

- пневматик ау коралын куллану;

- ятьмәләрне һәм ятьмәләрдән ясалган аулау җайланмаларын куллану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International