Республика сулыкларын ятьмәләрдән, кысла тоткычлардан, бәләкәй сөкәләрдән һәм башка ташланган законсыз тоту коралларыннан чистарту буенча эш дәвам итә. Әйтик, чираттагы рейд барышындаТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан 2 ятьмә һәм 4 кысла тоткыч табылды һәм тартып алынды.
Исегезгә төшерәбез: ташландык ятьмәләр озак вакыт «эшкә яраклы» хәлдә булырга һәм аларга эләккән балыкларның үлеменә китерергә мөмкин. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк.