ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Зөя» тыюлыгы территориясендә браконьерлык фактына чик куйды

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүген төнге рейд барышында «Зөя» заказнигы территориясендәге Зөя елгасы акваториясендәге Бритвино авылыннан 500 метр көньяк-көнчыгыштарак ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланды. Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды.

Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. Исегезгә төшерәбе: әлеге хокук бозу өчен өч йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр штраф яисә ике елдан өч елга кадәрге чорда хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф салына, яисә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эш белән, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләре белән, яисә шул ук срокка ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International