ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Идел акваторияләренә мониторинг үткәрәләр

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Тәтеш районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе һәм Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе белән берлектә Идел елгасы акваториясендә уртак рейд оештырдылар.

Күзәтчелек чаралары барышында законсыз урнаштырылган 4 ятьмә ачыкланган һәм тартып алынды. Шулай ук балыкчылыкны регламентлаштыручы кагыйдәләрне бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.37 статьясы 2 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде.

Исегезгә төшерәбез: әлеге хокук бозу административ штраф салуны күздә тота: гражданнарга, судноны һәм су биологик ресурсларын аулауның (тотуның) башка коралларын конфискацияләп яисә аннан башка, ике меңнән биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – судноны һәм су биологик ресурсларын аулауның (тотуның) башка коралларын конфискацияләп яисә аннан башка, егерме меңнән утыз мең сумга кадәр, юридик затларга, , судноны һәм су биологик ресурсларын аулауның (тотуның) башка коралларын конфискацияләп яисә аннан башка, йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр.

Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International