Питрәч районында М-7 Волга трассасында Арышхазда авылы янында машина йөртүче җиңел автомобильдә маралны бәрдергән. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның күченү мөмкинлеге булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга чакыра.
Тыюлыклар, заказниклар янында яки урманнарда кыргый хайваннарның күченү ихтималы зур булган өлешләрдә аеруча игътибарлы булырга һәм, бәрдермәс өчен, тизлекне киметергә кирәк.
Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112 ашыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.