Кызыл китапка кертелгәннәрне коткару: Чистай районында мәктәп укучылары өчен беренче экоквест узды

2023 елның 25 августы, җомга

«Чиста болыннар» заказнигы территориясендә «Табарга, якларга һәм сакларга» экологик квесты узды. Уенда 2 нче гимназия укучылары катнашты.

Катнашучылар алдындагы бурыч җиңелләрдән түгел иде. Аларга ТР Кызыл китабы яшеренгән урынны табарга кирәк иде.

Легенда буенча, заказник территориясендә балаларны хәбәр көтә: анда юкка чыгу алдында торган үсемлекләр һәм хайваннар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

«Урман массивына килеп җиткәч, без карта ярдәмендә остаз җитәкчелегендә юлга чыктык. Монда безне бик күп кызыклы нәрсәләр көтә иде. Без, эзләреннән танып, хайваннарны таптык һәм алар белән таныштык, шулай ук экологик табышмаклар чиштек», – дип сөйли мәктәп укучылары.

Команда рухы, зирәклекләре һәм белемнәре ярдәмендә балалар барлык биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм ТР Кызыл китабы яшерелгән агач чемоданны таптылар.

«Мондый чаралар файда гына китерә. Балаларга тирә-юньгә мәхәббәт тәрбияләнә һәм алар аның турында күбрәк белергә телиләр», – дип сөйли «Чиста болыннар» заказнигы башлыгы Максим Улыбин.

Чара ахырында барысы да истәлекле бүләкләр алды! Тәэсирләре дә тирән иде. Арыган, әмма бик канәгать балалар кабат килергә һәм яңадан сәяхәткә чыгарга вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International