Имезүчеләрнең ерткыч вәкилен Бөгелмә районының гомуми кулланыштагы аучылык хуҗалыгы территориясендә күргәннәр. Йомшак мехлы гүзәл зат камерадан курыкмаган, хәтта оста итеп фотога төшкән. Ул, агачлардан үләнгә сикергәләп, бик оста итеп урман буйлап сикереп барган.
Аңа бу эштә руль һәм парашют буларак кулланыла торган затлы койрыгы ярдәм итә. Агачлардан тыш, сусар тычкан сыман кимерүчеләрне эзләп, җир өстендә озак йөри, шуңа күрә аның эзләрен кышын урманда еш очратырга мөмкин.
Ылыслы һәм катнаш урманнарда яшәргә ярата, наратлыкларда сирәгрәк очрый. Сусар урман читендәге ауган агачлыклы чокырларда азык эзләргә ярата. Җиләк-җимеш, чикләвек, бөҗәкләр, кимерүчеләр, кошлар белән туклана.
Белешмә:
Маршрут буенча исәпләү нәтиҗәләре буенча 2580 баш җәнлек исәпләнә. Саннар тотрыклы дәрәҗәдә тора. Республикада җәнлекнең ике төре –урман сусары һәм ташлык сусары яши. Исегезгә төшерәбез: ташлык сусары ТР Кызыл китабына кертелгән.