ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ришвәтчелекнең торышы турында җәмәгатьчелекнең фикерен сораштыру үткәрә

2023 елның 29 августы, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анкета узарга тәкъдим итә. Ул дәүләт органында коррупциянең торышы, дәүләт функцияләрен гамәлгә ашырганда яки физик (юридик) затларга дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә административ киртәләр булу турында гражданнар фикерен өйрәнү максатында үткәрелә.

Анкета аноним үткәрелә. Респондентның фамилиясе беркайда да телгә алынмый, ә сорауларга җаваплар гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланылачак.

Анкетаны ведомствоның рәсми сайтында сылтама буенча узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International