Без көн саен елга, күл һәм диңгез ярларында чүп-чарга юлыгабыз, гәрчә анда ташланырга тиеш булмаса да. Бу күренеш борчылдыра да, шулай ук киләсе буыннар өчен дөньяның нинди булачагы турында уйланырга мәҗбүр итә. Ел саен бу проблемага битараф булмаган кешеләрнең саны арта баруы исә сөендерә. Алар су объектларын, шул исәптән аеруча саклана торган табигый территорияләрне җыештыралар һәм тәртип саклыйлар.
Бүген дә Идел буенда шимбә өмәсенә Чиста табигать үзәге активистлары, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, «Идел киңлекләре» һәм «Зөя» заказнигы хезмәткәрләре, волонтерлар һәм актив шәһәрлеләр чыкты.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков мөрәҗәгать итте.
- Барысы да кечкенәдән үк чисталыкның сәламәтлек нигезе икәнен белә. Су объектларының ярларын чистартып, без анда яшәүчеләр турында кайгыртабыз. Без халыкның кызыксынуы арта баруын күрәбез. Мондый акцияләргә яшьләр тартыла һәм бу, әлбәттә, сөендерми кала алмый», – диде ул.
Җыештыру өчен кирәкле барлык инвентарьны алып, катнашучылар тәртип урнаштыра башладылар, халык калдырган чүп-чарны җыйдылар.
«Мин Казанда тудым, шуңа күрә шәһәр һәм Идел елгасы – минем туган җирем. Без шундый матур урында яшәвебез һәм Идел буенда ял итә алуыбыз белән бик бәхетле. Кызганыч, ял итүчеләрдән соң, гадәттә, чүп өеме кала. Бүген без яр буен чистарттык һәм бу минем җаныма рәхәтлек бирә», – дип, тәэсирләре белән уртаклашты акциядә катнашучы.
Берничә сәгать эчендә алар бик күп чүп-чар җыйдылар һәм ярны пластик шешәләрдән, стаканнардан, пакетлардан, ватылган пыялалардан, тәмәке капларыннан һәм башка көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар.