Татарстанда беркетелгән яңа аучылык биләмәләре (аучылык хуҗалыклары) барлыкка килде

2023 елның 29 августы, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Әлки һәм Ютазы районнары территориясендә беркетелгән яңа аучылык биләмәләре («Хузангай» һәм «Тургай» аучылык хуҗалыклары) барлыкка килүе турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, күрсәтелгән районнарның гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре чикләре үзгәрде.

Аучылык биләмәләренең чикләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

 

ИГЪТИБАР!

Алдагы ау сезонында Әлки һәм Ютазы районнарының гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләренә тояклы хайваннар һәм кошлар аулауга бирелгән рөхсәтләр тиешле районнарда яңа оешкан аучылык хуҗалыклары территориясендә дә ГАМӘЛДӘ БУЛАЧАК.

 

Алдагы ау сезонына Әлки һәм Ютазы районнарының гомуми кулланышта булган аучылык җирләренә, яңа оешкан аучылык хуҗалыклары территориясенә бирелергә планлаштырылган мехлы хайваннарны аулауга рөхсәт ГАМӘЛДӘ БУЛМАЯЧАК.

 

Игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International