ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе укучыларга республика флорасы һәм фаунасы турында сөйләде

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Чистай районының 1нче гимназиясендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дигән ачык дәрес үткәрде. Ул югары сыйныф укучыларына республиканың табигате, шулай ук үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында әсәрләр язган язучылар һәм шагыйрьләр турында, хайваннар дөньясының төрләре төрлелеген саклау буенча эш турында сөйләде.

Очрашу барышында укучылар ачык һавада вакыт үткәрүләре турында сөйләделәр һәм кече дусларыбызга ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр.

Чара ахырында Федор Батков балаларга тормышта үзләренә ошаган хезмәт сайларга, һөнәрләрендә камилләшергә һәм республикага файда китерергә киңәш итте һәм мәктәптә укуы, укытучылар һәм сыйныфташлары турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International