Федор Батков Чистай районы укучыларын Белем көне белән котлады

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков эш визиты белән Чистай районында булды.

Ул 1 нче гимназиядә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады.

«Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар, мин Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Мәктәптә ала торган кыйммәтләр, белем һәм практик күнекмәләр – тыныч хезмәткә омтылу, Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт һәм башкалар – чын мәгънәсендә зур әһәмияткә ия. Чын күңелдән сезгә, хөрмәтле дуслар, яңа казанышлар, тормыш оптимизмы һәм иминлек телим. Акыллы остаз-укытучылар ярдәмендә сез күп өлкәләрдә уңышларга ирешерсез дип ышанам. Яңа уку елы сезнең өчен уңышлы булсын! Белем көне белән!» – диде Федор Батков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International