ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә.
Алар «Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» 2014 елның 9 гыйнварындагы 4 номерлы РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән.
Тикшерү 15 ноябрьдә табигатьне саклау турында гамәлдәге законнарны белү буенча тест сынаулары уздыру юлы белән башкарылачак.
Документлар 2023 елның 9 ноябренә кадәр 420088, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча кабул ителә.