Яшь һәм ирек сөючеләр: «Биләр» заказнигы марал балалары табигатькә ияләнә

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Затлы боланнарның икенче иртәнге ашау вакытын «Биләр» заказнигында фотога төшерергә мөмкин булды. Кадрларда тояклы хайваннарның тыныч кына азык чәйнәп йөрүләре күренә. Заказникның бөтен территориясе алар карамагында.

Берничә ай дәвамында алар үз балаларын, куркынычлардан саклап, биек үлән арасында яшереп яшәделәр. Ә хәзер яшь 6 марал баласы сикергәләп яңа территорияләрен үзләштереп чабыша.

Барысы да сәламәт булып дөньяга килгән. Беренче көннәрдә алар әле дә ышанычсызгына аякларына баскан булсалар, хәзер исә тулысынча ныгыганнар. Алар инде мөстәкыйль генә ялгыз йөри башлаганнар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алты марал баласы – бүгенге көнгә исәпкә алынган балаларның саны. Алар шактый күп булырга мөмкин, ләкин алар күзгә чалынмыйлар.

Исегезгә төшерәбез: хайваннар 2013 елда затлы болан популяциясен торгызу буенча республика программасы кысаларында китерелде. Табигый яшәү шартларына маралларның беренче чыгарылышы 2017 елда затлы болан популяциясен торгызу программасы кысаларында узды. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Беренче үстерелгән мараллар Мамадышта, Алексеевскида, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында чыгарылды. Бер елдан соң алар инде әйбәт кенә яшәп киттеләр һәм беренче токымны да бирделәр. Моннан тыш, алар Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында чыгарылды. Бүген көтүдә 269 баштан артык марал бар. Аларны Зәй, Чирмешән, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында җибәрелгән урыннан 200 чакрым ераклыкта очратырга мөмкин. Республиканың урман биләмәләренә чираттагы чыгару 2024 елга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International