Табигатьне саклагыз: «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре чишмә территориясен төзекләндерделәр

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Һәр авылның үз чишмәсе бар. Шаулап аккан сулы чишәләр матурлыгы, чисталыгы һәм хозурлыгы белән сокландыра безне.

Ә алар һәрвакыт чиста булып калсын өчен, «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре Норманың «Тургай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен «Чиста чишмә» экологик акциясен үткәрделәр.

Ббалалар Норма авылындагы чишмәне һәм аңа якын территорияне чүп-чардан һәм иске коры куаклардан чистарттылар. Берәү дә эшсез калмады. Уртак тырышлык белән чишмә территориясе тәртипкә китерелде.

Монда эш шактый булып чыкты. Чүп-чар арасында шешәләр бик күп иде. Моннан тыш, иске автомобиль тәгәрмәчләре, чыбык кисәкләре, тимер һәм пыяла очрады.

«Чишмә буенда безгә бик ошый, без монда дусларыбыз белән еш җыелабыз. Монда күңелгә рәхәт булсын өчен, территорияне чиста тотарга кирәк», – диләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар.

Мондый экологик чаралар чүп-чарны вакытында җыеп, чисталыкны һәм тәртипне саклап, табигатькә ярдәм итүнең мөһимлеген ачык күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International