Көз – аеруча саклана торган табигый территорияләрне төзекләндерү буенча акцияләр үткәрүнең гадәти вакыты.
Мәсәлән, «Чатыр-Тау» заказнигы территориясендә инфраструктурага агымдагы ремонт үткәрелде.
Вакыт узу белән монда шлагбаум яраксыз хәлгә кигән иде. Аның кайбер урыннарында металл арматура фрагментлары да күренә. Хезмәткәрләр, буяп, анда яраксызга әйләнгән элементларны алмаштырдылар.
Моннан тыш, татарстанлылар һәм республика кунаклары көн саен тауга күтәрелә торган баскычлар да ремонтка мохтаҗ иде. Агач басмалар торгызылды, шулай ук тузган такталар алыштырылды, булмаганннары куелды.
Исегезгә төшерәбез: аеруча саклана торган табигый территорияләрдә махсус саклау режимын үтәргә кирәк.