ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Алар Биектау районы Семиозерка авыл җирлеге һәм Лаеш районы Пиголи поселогы янындагы урман массивында яшь агач үсентеләре утырттылар.
«Урман экологиясен торгызып, без һәр гектар урманның чиста һава һәм биологик төрлелек белән тәэмин итүен аңлыйбыз. Безнең агачлар утыртуыбыз гына түгел, ә үз үрнәгебездә моның белән ничек шөгыльләнергә кирәклеген күрсәтү мөһим», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы буенча районара бүлеге башлыгы Михаил Ерашомов.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе — ел саен үткәрелә торган Урманнарны торгызу буенча Бөтенроссия акциясе, «Экология» милли проектының бер өлеше. Аның максаты: урман янгыннарыннан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итү өчен, 70 млн агач утырту. Акцияне РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКБО һәм «Урман волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Президент грантлары Фонды ярдәме белән оештыра.