Кунак булырга рөхсәт итегез әле: Бөгелмәдә шәһәргә очып килгән озын койрыклы ябалакны коткардылар

2023 елның 20 октябре, җомга

Бөгелмәгә гадәти булмаган кунак очып килә. Озын койрыклы ябалак көн уртасында гадәти булмаган шартларга – каргалар һөҗүменә дучар була.

Төнге ерткычның шәһәргә очу сәбәпләре төгәл билгеле түгел. Күрәсең, аучылык белән мавыгып, ул юлында очраган беренче урман массивында тукталган. Ләкин ул, агрессив кошлар көтүе белән тигезсез көрәшкә кереп, күңелсез хәлгә эләгә.

Төн кошының бәхетенә, ярдәмгә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы килә.

Соры ябалакны тикшерү аның үзен яхшы хис итүен һәм үзен тыныч тотуын күрсәткән. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Кошны район урманнарының берсенә җибәрәләр.

Исегезгә төшерәбез: озын койрыклы соры ябалак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Республика территориясендә әлеге төр Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында билгеләнә. Кайвакыт шәһәрләргә дә очып килә. Аларны Яшел Үзәндә һәм Казанда очратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International