Балтач районында мәктәп укучылары арасында мини-футбол буенча беренче турнир узды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Көчле җанатарлар, төгәл голлар –болар барысы да «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре оештырган мини-футбол буенча беренче турнирга килүчеләрне көткән. Һәвәскәр спортка, сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бу тамаша спорт чарасы районның спорт мәктәбе кырында 2010 – 2011 елларда туган укучылар командасын җыйды. Һәр матч чын мәгънәсендә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Матчта катнашучыларны «Балтач» тыюлыгы башлыгы Рәнис Вафин сәламләде.

Без мондый ярышларны беренче тапкыр үткәрәбез. Бүген теләсә кайсы дәрәҗәдәге спорт актуаль. Сезгә намуслы көрәш телим, иң көчлегез җиңсен», – диде ул.

Яшь булуларына карамастан, командалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Барысы да һөнәри дәрәҗәдә уйнады.

Чара ахырында спортчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүче команда мини-футбол буенча махсус приз – кубокка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International