Чистай районында яшь аккошларның күнекмә очышларын күргәннәр

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Чистай районында сулык өстендә күнекмә очышлар ясаучы яшь ысылдавык аккошларны «Чиста болыннар» заказнигы башлыгы Максим Улыбин күреп ала.

«Көз көне барлык кошлар җылы якларга күченергә әзерләнәләр. Аларга әле каурыйларын алыштыру һәм җылы якларга ерак очыш өчен көч тупларга бераз вакыт кирәк», –диде ул.

Исегезгә төшерәбез: ысылдык аккош үрдәкләр семьялыгы вәкиле, утрак яшәү рәвеше алып бара. Барлык казсыманнар отряды арасында иң эре кош. Соңгы елларда аларны республиканың һава-су үсемлекләре үсә торган эре сулыклары булган барлык районнарында да күрергә була. Алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: аккош гаиләләре дус, үзләрен бик уңайлы хис итәләр һәм хәтта сулык ярына якын килергә дә курыкмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International