Көз ахыры һәм кыш – нәкъ менә кошлар турында кайгырту вакыты. Агачларда азык бетә, ә кар астыннан бөртекләр яки җиләкләр таба алмыйлар. Канатлы дуслар салкыннарга җай кына яраклаша алсын өчен, тыюлык администрациясе хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары белән бергә җимлек әзерлиләр һәм эләләр.
«Зөя буйлары» тыюлыгы хезмәткәрләре Адав-Толымбай мәктәбе укучылары белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясенә кушылдылар. Чара Буа районы урманнарының берсендә узды.
Акциядә катнашу өчен, укучылар алдан әзерләнә башладылар. Кемдер җимлекне үзе эшләгән, ә кемгәдер әти-әнисе ярдәм иткән. «Өйчекләр» ерактан ук күренә, алар зурлыгы һәм дизайны белән аерылып тора. Шәһәр кешеләре игътибарлы булсын иде: урманга җыенганда үзегез белән тәм-томнар алып килергә онытмагыз.