«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре Чистай районы укучыларына иң назлы бәйрәм– Әниләр көненә сюрпризлар әзерләргә булышты. Алар бергәләп кәрәздән шәмнәр һәм фоамираннан йөрәк сыман савыт ясыйлар, эко-чәй җыялар.
Кәрәздән шәм ясау – шәм ясауның иң гади вариантларының берсе. Алар экологик яктан чиста, табигый бал исе килеп тора. Шәм ясау барышында укучылар аларга нинди хуш исле өстәмәләр кушу яхшырак булуы хакында киңәшләшәләр. Аларның һәрберсе иҗади потенциалын һәм фантазиясен куллана.
Мастер-класс вакытында балалар хайваннар дөньясыннан «иң-иң» әниләр турында беләләр, алар бер-берсе белән төрле «әниләр сыйфатында» ярышалар. Алар арасында: Латин Америкасы бакасы, көңгерә, коала, гигант осьминог, аллигатор һәм башкалар.
Чара ахырында укучылар концерт программасы күрсәтәләр, әниләренә бүләкләр тапшыралар, күңелгә үтәрлек итеп әниләр хакында сөйлиләр.