Аномаль һава торышы кешеләрнең тормышына гына түгел, кошларга да тәэсир итә. Аларга бик авырга туры килә. Кыргый табигать кочагында кеше ярдәменнән башка озын салкын айларны кичерү аларга җиңел түгел. Хәлне җиңеләйтер өчен, ТР /Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре көн саен җимлекләрне яңарталар һәм азык өстиләр.
Аларны төзекләндерү – наратлык киекләренең тормышын яхшыртуның мөһим шартларының берсе. Азык базасы җитмәсә, кошлар, ашарга эзләп, шул исәптән, юлларга очып чыгып, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, шактый ерак араларга очарга мөмкин.
«Бүгенгә районның аучылык биләмәләрендә 24 җимлек урнаштырылган. Бүген мин тагын өч яңаны урнаштырдым, аларга ашлык тутырдым», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча районара бүлеге башлыгы Владимир Муринов.
Мондый биотехник чаралар киекләрнең популяциясен сакларга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.