Татарстанда беренче тапкыр соссюрея үскән урынны тапканнар

2023 елның 22 декабре, җомга

Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университетының экология һәм табигатьтән файдалану институтының Гомуми экология кафедрасы мөдире Вадим Прохоров Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләре буенча даими эшләүче комиссия утырышында хәбәр итте.

Табылдык Нурлат районында табылган. Ачы соссюрея (халык аны горькуша дип атый) беренче тапкыр әдәбиятта 1866 елда Рупрехт тарафыннан билгеләнә.  Ул иммуномодулятор эффекты бирә, организмга зарарлы бактерияләргә актив каршы торырга ярдәм итә, гормональ фонны нормага китерә. Үсемлек паразитларга һәм ялкынсынуга каршы тәэсир итә.

Чарада иң күп каралган сорауларның берсе умырткасызларның кайбер төрләренең статусын үзгәртү булды. Алар турында Казан (Идел буе) федераль университетының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев сөйләде.

Үз чыгышы барышында ул шулай ук сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар төрләре исемлегенә кертү кирәклеге турында хәбәр итте.

Утырыш яңа үсемлекләр һәм хайваннарны саклана торган төрләр исемлегенә кертү һәм 2024 елга ТР Кызыл китабын алып бару буенча бурычлар турында фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International